Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында "Татарстан халыклары Ассамблеясе" вәкиллегенең чираттагы утырышы булды.
Түгәрәк өстәл Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы катнашында узды.
"Татарстан халыклары Ассамблеясе" вәкиллегенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук яңа 2023 елга планнар төзелде.
Концерт программасы җылы очрашуны бизәде , анда төрле халыкларның җырлары һәм биюләре яңгырады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән район мәдәният йорты каршындагы "Яз" вокаль ансамбленә җитәкче Зарипова Рәсимә Әюп кызы бирелде.
Ямашев мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" балалар фольклор коллективына "үрнәк" исеме бирелде (җитәкчесе: Сафина Исламия Рафил кызы). Олы Елга мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" балалар фольклор коллективына да "үрнәк" исеме бирелде (җитәкчесе Альмиева Алсу Габделбәр кызы).
Коллективларны котлыйбыз! Лаеклыларга-лаеклы бүләк!
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Кызыл Йолдыз клубы хезмәткәрләре мобилизацияләнгән гаиләләрне котладылар.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Юлсубино авылы мәдәният йортында "Мәдәният" проекты кысаларында төзекләндерелгән "Яшьлек матур хатирә калсын мәңге" тематик сәгате үткәрелде!
Балалар үзләренең балачакларын искә алдылар,дуслары белән матур хатирәләр уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
Дөньяга ачык кешеләр бик күп игелекле һәм якты хатирәләр туплый.
Шуңа күрә үз дөньягызда ябылмагыз, аралашыгыз һәм яңага әзер булыгыз. Тормыштан шатлану һәм өйрәнү өчен һәрвакыт мөмкинлек бар. Шул чакта яшьлек тормыш юлыбызның бердәнбер якты чоры булмаячак, " - яшьләрнең сүзләре.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты