2017 елның 29 апрелендә мәдәни күңел ачу комплексы “ Пирамида”да Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «Ел хәйриячесе – 2017» бәйгесендә жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге чарага муниципаль берәмлекләр башлыклары, «Ел хәйриячесе – 2017» бәйгесендә жиңүчеләр, күп балалы, тәрбиягә бала алган, опекун гаиләләр һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде.
Балык Бистәсе муниципаль районы буенча район Башлыгы Илхам Госман улы Валеев һәм өч бала әти-әнисе Сафаровлар – Нияз Хәмзә улы һәм Алсу Әкмәлетдин кызы гаиләсе катнашты. Балалары – Инсаф,Ислам,Илюс.