“Рус мәрмәре” Балык Бистәсендә “өлгерә”

2015 елның 10 октябре, шимбә
“Рус мәрмәре агропромышленность комплексы” ачык акционерлык җәмгыятенең ит комбинаты Күгәрчен авылы янында 2011 елда төзелә башлады.
Хәзер инде компания ике производство участогын били. Төп база Күгәрчен авылында. Югары Тегермәнлектә исә сугым, суыту цехлары һәм эшкәртү участогы урнашкан. Ит, нигездә, “Кызыл Шәрыкъ” агропромышленность холдингыннан, шулай ук күрше районнардан китерелә.
 
Югары Тегермәнлектәге производство участогында тәүлегенә 50 баш терлек суела. Шунда ук ветеринар контроль үтә, дүрткә бүленгән түшкәләр +4 градуска кадәр суытылалар һәм махсус рефрижаторлар белән Күгәрченгә озатылалар. Күгәрчендәге төп предприятиедә ит 2000 квадрат метрдан артыграк мәйданны биләгән суыту һәм туңдыру камераларында саклана. Шунда ук ит конвейер линияләрендә эшкәртелеп Webomatic фирмасының заманча автоматларында ваккумга төрелә.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Илгиз Җамалиев.
 
 
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International