Отпускны планлаштырганда, барлык нечкәлекләрне җентекләп уйларга киңәш итәбез: илне, кунакханәне, туроператорны сайларга; интернетта бәяләмәләрне карарга. Сәяхәткә китәр алдыннан аңа дөрес әзерләнергә кирәк. Әгәр дә сез үз ялыгызны экзотик илдә уздырырга ниятлисез икән, аның традицияләрен һәм гадәтләрен белергә кирәк, шул исәптән азык-төлек, нинди куркынычлар булырга мөмкин. Күп кенә кунакханәләрдә «Барысы да кертелгән» сервисы бар һәм шуңа күрә барысын да берьюлы һәм, кызганычка каршы, чикләнмәгән күләмдә сынап карарга кызыктыру зур. Гадәти булмаган ашамлыклар, экзотик продуктлар һәм гастрономик тәҗрибәләр — кызыклы эш, ләкин төрле ашказаны-эчәк күңелсезлекләре белән яный. Һәм монда төп кагыйдә: беренче тапкыр таныш булмаган ризыкны аз гына авыз итеп карау, әгәр ул өстәмә йогынты ясамаса (кайнатмау, аллергия һ.б.), ул чагында икенче көнне тулы порцияне ашарга мөмкин булачак. Ләкин таныш ризыкны да чама белеп ашарга кирәк!!! Экскурсияләр вакытында шулай ук дөрес туклану мөһим. Сәфәрләргә үзебез белән җиңелчә ашамлыклар - җиләк-җимеш, чикләвек, кыяклы батоннар алырга киңәш итәбез. Сәяхәт вакытында эчү режимы шулай ук бик мөһим. Билгесез чыганаклардан су кулланырга ярамый, шуңа күрә үзең белән шешәләргә салынган суны алу яхшырак. Моннан тыш, эссе көннәрдә күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Иң мөһиме, шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга, кулларны ешрак юарга. Шәһәр буйлап йөргәндә җирле базарларда азык-төлек сайлаганда аларның сыйфатын исәпкә алырга кирәк. Эссе климатта чи продуктлар булган ризыкларны татып карарга кирәкми. Ит, балык, диңгез продуктлары яхшы кыздырылырга яки пешерелергә тиеш. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне куллану алдыннан һичшиксез яхшылап юарга кирәк. Шушы гади киңәшләрне тотып, сез тулысынча ләззәтләнә аласыз.