“Алынган билетлар алыштырылмый һәм кире кайтарылмый”. Район автовокзалы кассасы янына әнә шундый язу элеп куйганнар. Бу дөресме, закон кысаларына сыямы?
Б.Гаврилов.
Газета укучыбызның бу соравына ТР дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукын яклау буенча территориаль органның әйдәүче белгеч-эксперты Зөлфия Вәлиәхмәтова җавап бирә:
“Билетларны алыштырырга да, кире кайтарырга да мөмкин, әлбәттә. Әмма һәр очрак өчен аерым тәртибе бар. Әгәр автобус китәргә 2 сәгать кала билетны кире кайтарырга уйласагыз, аның бәясенең 5 проценты тотып калына. Әгәр дә инде 2 сәгатьтән дә кимрәк вакыт калгач тапшырасыз икән, 15 проценты тотыла. Әгәр инде авырып китеп яки башка бәхетсезлек очрагына тарып китә алмасагыз, билет бәясенең 25 проценты алына. Автобуска соңга калып 3 сәгать эчендә мөрәҗәгать итсәгез, шулай ук билет бәясенең 75 процентын кире кайтарырга яки 25 процент түләп яңа билет алырга мөмкин. Автобус рейсы 1 сәгатьтән артыкка кичектерелсә, яки бөтенләй җибәрелмәсә билетның тулы бәясе кайтарыла. Әгәр сезгә начаррак, арзанрак урын тәкъдим итсәләр яки бөтенләй урын бирмәсәләр, билетның тулы бәясен таләп итә аласыз.
Акчаны 10 көн дәвамында кире кайтарырга тиешләр. Бәхәс туган очракта җитәкчегә аргументлы язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.