ОРВИны профилактикалау: тәкъдимнәр

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Елның салкын чоры башлану белән грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны кискен арта. Грипп-һава-тамчылы һәм контакт-көнкүреш механизмнары белән гадәттән тыш йогышлы вирус инфекциясе. ОРВИны профилактикалау шактый гади булырга мөмкин. Авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашмагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз, баланслы тукланыгыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез. Беренче чиратта, дөрес, тулы туклануны тәэмин итегез. Моның өчен организм кирәкле барлык туклыклы матдәләрне, витаминнарны һәм минералларны алырлык итеп үз рационыңны төзергә кирәк. Составында С витамины булган ризыкларны (клюква, брусник, лимон һ.б.), шулай ук сарымсак һәм суган өстәлгән ризыкларны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз. Кулларыгызны ешрак сабынлы су белән юыгыз, бигрәк тә төчкергәндә яки йөткергәндә авызыгызны һәм борыныгызны каплаганнан соң (кулларны чистарту өчен спиртлы чаралар да нәтиҗәле). Халык күп җыела торган биналарга һәм чараларга (театр, кафе, дискотека һәм башкалар) кермәгез. Үзегез урнашкан бүлмәне даими җилләтегез. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз, эшкә, мәктәпкә йөрмәгез, сәфәргә чыкмагыз, кибеткә һәм башка җәмәгать урыннарына бармагыз. Әгәр сезгә өйдән чыгарга кирәк икән, медицина битлеген киегез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International