Чәч гигиенасы-ни өчен бу мөһим?

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Чәчнең һәм баш тиресенең дөрес гигиенасы май бизләренең эшчәнлеген нормальләштерә, кан әйләнешен һәм алмашу процессларын яхшырта. Баш юу процедурасына җаваплы карарга кирәк: 1. Чәч юу ешлыгы чәч озынлыгына, чәч һәм баш тиресе тибына, елның вакытына бәйле. Башны пычрануга карап юарга кирәк. 2. Чәчләрне җылы су белән чайкау яхшырак, чөнки кайнар су май бизләренең эшен активлаштыра. 3. Шампуньнарны җентекләп сайларга кирәк. Составка игътибар итегез! Составында натрий лаурилсульфаты, метилпарабен, пропилпарабен, бензой кислотасы, DMDM-гидантоин, пропиленгликоль кебек матдәләр аллергик реакцияләр һәм башка тискәре нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. 4. Чәчне сөлге белән сөртергә кирәк, фен белән файдалану киңәш ителми, чөнки кайнар һава чәчне киптерә. 5. Чәчне тәүлегенә берничә тапкыр тарарга кирәк, буталырга ирек бирмичә. Әгәр чәчләре озын булса, алар очларыннан тарала, акрынлап югарырак күтәрелә бара. Чәчләре кыска булса, киресенчә. 6. Чәчләрне тараганда чит таракларны кулланырга киңәш ителми, чөнки бу гөмбә, кавак һәм педикулез тапшыруга китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International