Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар һәм яңгыр, бозлавык, томан кебек явым-төшемнәр була. Көндез явым-төшем юк. Җил көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚. Көндез максималь температура +4..+7˚. Юлларда урыны белән бозлавык.