Азык-төлекне суыткычта ничек дөрес сакларга

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Азык-төлекне суыткычта ничек дөрес сакларга Хәзер суыткычсыз тормышны күз алдына китерүе кыен, алгарыш шул дәрәҗәгә җиткән ки, акыллы суыткычларда ишекләрне блокларга, таймер куярга, рецептлар кертергә һәм хәтта кухняда эшләгәндә яраткан музыканы тыңларга мөмкин. Борынгы фарсыларда суыту җайланмасы хайван тиреләре белән уралган боз кубыннан гыйбарәт булган; Рим императоры Неронның боз белән тышланган зур бүлмәсе булган, анда ул үзенең затлы ризыкларын саклаган. Болардан тыш, ул гади гражданнар да салкынча эчү һәм ашау мөмкинлеге булсын өчен, мондый бүлмәләрне бөтен ил буйлап төзергә кушкан. Фәнни-техник революция килү белән галимнәр суытуның яңадан-яңа вариантларын уйлап таптылар. Бу мәсьәлә белән Эдисон, Эйнштейн һәм хәтта Форд шөгыльләнгән. 1899 елның 8 августында америкалы Альберт Маршалл утын, күмер һәм керосин белән эшләүче беренче суыткычны патентлый. Суыткыч «дөрес " эшләтү буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе киңәш итә: Киштәләрне бүлмә температурасында сакларга мөмкин булган азык-төлек белән тутырмагыз. Суыткычта урын никадәр күбрәк булса, һава шулкадәр яхшырак әйләнә-шуның аркасында ризык озаграк саклана. Суыткычка нинди ризыклар куярга кирәкми: суган һәм сарымсак, цукини, кабак, бәрәңге (түбән температурада алар тизрәк бозыла), бал һәм кайнатма, ипи (ул исләрне сеңдерә ала), шоколад, зәйтүн мае, банан, экзотик җиләк-җимешләр.  Продуктларны целлофан пакетларга салмагыз: пакетлар эчтән «тирлиләр», конденсат җыела һәм бактерияләр барлыкка килсен өчен уңайлы мохит барлыкка килә. Әзер ризыкны контейнерларда, сырларны, казылыкларны һәм ысланган әйберләрне - пергамент кәгазьдә, кисемтәләрне һәм кабымлыкларны-фольгада саклагыз. Исләрне сеңдерә торган һәм бирә торган продуктларны (мәсәлән, атланмай һәм балык пресервлары) янәшә сакламагыз. Әзер ризыкны чи ит һәм балык янына куймагыз. Азык-төлекне, мөмкин булганча, төрле киштәләрдә саклагыз, аларны категорияләргә бүлегез. Тиз бозыла торган продуктларны (ит, балык, сөт, кремлы кондитер) кибеттән өйгә кайткач ук суыткычка салыгыз. Юу чараларын кулланып, суыткычны даими тәртипкә китерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International