Татарстаннан Татьяна Юровская Идел буенда Россия Почтасының иң яхшы сортировщигы булды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Россия почтасы Идел макрорегионында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына йомгак ясады. «Иң яхшы сортировщик» номинациясендә беренче урын Казан логистик почта үзәге хезмәткәре Татьяна Юровскаяга бирелде. Татьяна Юровская диплом, бүләк һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләнде. Башка конкурс һөнәрләрендә җиңүчеләр белән бергә ул агымдагы елның сентябрендә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия этабында Россия Почтасы Идел макрорегионын тәкъдим итәчәк. "Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International