Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе төбәктә алтынчы Өлкән буын аралашу үзәген ача

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне 10:00 сәгатьтә Балык Бистәсе бистәсендә, Ленин урамы, 58 нче йортта төбәктә алтынчы өлкән буын аралашу үзәген ачу тантанасы булды.

Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе башлыгы Радик Ислямов, Балык Бистәсе районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Халидин Әхәтов, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рафаэль Исмәгыйлев, Балык Бистәсе районында ТР СФР клиентлар хезмәте җитәкчесе Минзия Вәлиева, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев һәм шулай ук пенсионерлар берлеге һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты.

Ил буенча ачыла торган өлкән буын аралашу үзәкләренең миссиясе пенсионерларның ялын үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт. Үзәкләр өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш ритмын сакларга,  өстәмә мөмкинлекләр ачарга тиеш. Пенсионерлар кызыклы кешеләр белән лекцияләргә һәм очрашуларга йөри, финанс һәм компьютер грамоталылыгын арттыра һәм дусларча аралаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International