"Бәхетле балачак бәйрәме"

2023 елның 9 июне, җомга

Балаларны яклау көне балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, бу җәмгыятькә барлык балаларның да бәхетле булып үсүе, укуы, яраткан эше белән шөгыльләнүе һәм киләчәктә үз илләренең искиткеч әти-әниләре һәм гражданнары булулары өчен бала хокукларын яклау кирәклеге турында искәртү дә.

2023 елның 7 июнендә, балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, Полянка китапханә-ял үзәгендә социаль яклау бүлеге белгечләре, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган чара узды.

ЗАГС бүлеге башлыгы Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы һәм опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Миңнегалиева Разина Альбирт кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, балаларга күбрәк елмаюлар, нык сәламәтлек һәм тыныч күк теләделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны ак аю каршы ала, ул балаларны котлый һәм аларга  шарлар тарата. Чара уен формасында узды, аның барышында катнашучылар иске һәм яңа әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерделәр. Дуслыкның кыйммәте турында гыйбрәтле сюжет, балалар өчен күңелле уеннар һәм биюләр, колоритлы әкият персонажлары болар барысы да бәйрәмнең шатлыклы һәм уңай атмосферасын булдыруга ярдәм итте. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.

Бәйрәм ахырында барысы да татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International