Инвалидлар Декадасы кысаларында Кайнар линия

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр шулай ук инвалидлар декадасы үткәрелә. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, аларга өстәмә ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүгә юнәлдерелгән.

      Традиция буенча инвалидлар декадасы беренче кышкы көнне, 1 декабрьдә башлана. Нәкъ менә шушы көннәрдә җәмгыять сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар һәм шәфкать күрсәтә: аларның проблемаларын хәл итүгә чаралар күрелә, бу кешеләргә карата уңай гражданлык мөнәсәбәте формалаша.

       Инвалидлар декадасы кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан кайнар линия оештырылды.

 

Барлык сораулар буенча «кайнар линия» телефоннына мөрәҗәгать итегез:

8(84361)-22-204

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International