Татарстанда беренче тапкыр төзүче тарафыннан өлешләп төзүдә катнашучының милек хокукын теркәүгә электрон гариза бирелде

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Өлешләп төзүдә катнашучының милек хокукы Татарстан Росреестры тарафыннан бер эш көне дәвамында теркәлгән. Күчемсез милек объекты (яңа төзелгән фатир) Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Татарстанлыларда мондый мөмкинлек өлешләп төзүдә катнашу турындагы законга үзгәрешләр керткәч барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, төзүче тарафыннан өлешләп түләүче исеменнән Росреестрга  ышаныч кәгазеннән башкадокументлар тапшыру хокукы 2020 елның 13 июленнән барлыкка килде. Әмма 2021 елның 30 декабреннән өлешләп төзү турында законның 16 статьясындагы 6 өлешенә (214-ФЗ) үзгәрешләр кертелде, алар мондый гаризаны электрон рәвештә бирү процессын тагын да җиңеләйтте.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, яңа кагыйдәләр буенча кәгазьдәге тапшыру актын  электрон рәвешкә күчерергә мөмкин. Моның өчен документны сканерларга һәм төзүче вәкиленең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән  таныкларга кирәк. Бу вакытта өлешләп түләүченең электрон имзасы таләп ителми, ә күрсәтелгән электрон документ рәвеше кәгазьдәге кебек үк юридик көчкә ия. Өлешләп төзүдә катнашучыдан күрсәтелгән электрон документ рәвешен ясаган өчен түләү шулай ук алынмый.

«Әгәр элек яңа төзелешләрдә күчемсез милеккә хокукларны теркәү процессында төзүчеләр, өлешчеләр, КФҮ һәм Росреестр җәлеп ителгән булса, хәзерге вакытта төзүчеләр гражданнар катнашыннан башка гаризалар бирә ала. Яңа тәртип гражданнар өчен хокукларны теркәү процедурасын гадиләштерүгә һәм кыскартуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, әгәр документлар кәгазьдә бирелгән булса, өлешләп төзүдә катнашучының милке хокукын дәүләт теркәве вакыты, төзүче гаризасы нигезендә, 7-9 эш көне тәшкил итә, әгәр дә электрон рәвештә булса, сроклар хәтта бер эш көненә кадәр, мәсәлән, ипотека теркәгәндә кыскартылырга мөмкин".

Яңа тәртипнең уңайлылыгын төзүчеләр үзләре дә бәяләргә өлгерделәр. Әйтик, Татарстанда беренчеләрдән булып документлар тапшырган төзелеш компаниясе вәкиле Анна Кәлимуллина билгеләп үтте:

"Кичә без өлешләп түләүченең милек хокукын дәүләт теркәвенә алуга гаризалар биргәндә кабул итү-тапшыру актында электрон имзасы булу кирәклеге турында законнардагы үзгәрешләр турында белдек. 14: 00 сәгатьтә үк без беренче гаризаны электрон рәвештә, үз офисыбыздан, КФҮгә бармыйча бирдек, һәм икенче көннең иртәнге сәгать 9да Татарстан росреестрыннан милек хокукы турында теркәлгән документлар килде. Теркәү вакыты бары тик бер эш көне генә тәшкил итте!. Өстәвенә, өлешләп төзүдә катнашучыларга хәзер ЭЦП рәсмиләштерүгә бәйле өстәмә чыгымнарны да түләргә туры килмәячәк".

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International