Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест»XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале турында

2021 елның 23 октябре, шимбә

2021 елның 27-28 ноябре көннәрендә «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» (алга таба-Фестиваль) XX Республика яшьләр музыкаль – шигъри фестивале үткәрә.

Фестивальне үткәрү чорында аның эшендә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россиянең күп төбәкләреннән 1000нән артык иҗади сәләтле балалар һәм яшьләр, дистәләгән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, үз эшләренең осталары – Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев, Миңгол Галиев, Риф Гатауллин, Рабит Батулла, Ренат Харис, Әнвәр Хәйри, Әсхәт Хисмәтов, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка профессионаллар катнашты.

Фестивальнең максаты-иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, шулай ук аларның талантларын һәм сәләтләрен ачу өчен кирәкле шартлар тудыру.

Фестиваль һәм гала концерт «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә (Лаеш районының Троицкий Бистәсе) узачак. Катнашучылар һәм җитәкчеләр өчен Казан шәһәреннән автобус бирелә (Островский ур., 23). Яшәү һәм туклану оештыру взносы бәясенә керә.

Фестивальдә катнашу өчен сайтта гариза тутырырга кирәк http://selet.biz срогы-2021 елның 15 ноябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International