1992 елда бу көнне 17 Европа иленең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре инвалидлар хокукларын саклау һәм физик, психик яки сенсор чикләре булган кешеләрне дискриминацияләү очракларын булдырмау өчен көрәш көне үткәрәләр. Әлеге вакыйгадан башлап ел саен 5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә.
2006 елның 13 декабрендә БМОда XXI гасырда кеше хокуклары өлкәсендә беренче төрле яклы шартнамәләрнең берсе – Инвалидлар хокуклары конвенциясе кабул ителде. Ул 2008 елның 3 маенда, аны 50 дәүләт ратификацияләгән вакыттан үз көченә керде.
Конвенция мөмкинлекләре чикле затларның җәмгыятьнең гражданлык, сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышында тулы катнашуын тәэмин итүгә, инвалидлык билгесе буенча дискриминацияләүне бетерүгә, инвалидларны яклауга һәм алар тарафыннан кеше хокукларын һәм төп ирекләрен гамәлгә ашыруга, шулай ук әлеге хокукларны тәэмин итүнең нәтиҗәле хокукый механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән.
Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә илнең күп кенә шәһәрләрендә ел саен акцияләр һәм күп кенә хәйрия һәм агарту чаралары, инвалидларның тулы канлы тормыш белән яшәү хокукларын яклауга юнәлдерелгән махсус конференцияләр үткәрелә.
Материал ачык чыганаклар нигезендә әзерләнде