28.04.21 г. район мәдәният йортында «яшүсмергә депрессия, кәеф-сафа корып, психологик имгәнүләрне ничек җиңәргә ярдәм итәргә " дигән темага түгәрәк өстәл узды»

2021 елның 4 мае, сишәмбе

2011 елның 28апрелендә район мәдәният йортында Балык Бистәсе муниципаль районының «Балам багалмам» клубының тәрбиягә бала алган ата-аналарөчен мәгариф бүлеге психологы  Энҗе Гыймадиева җитәкчелегендә "Яшүсмергә депрессияне, күңел төшенкелеген һәм психологик травманы җиңәргә ничек ярдәм итәргә" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Чарада тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар катнашты.  Энҗе Гыймадиева алар белән бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә үткәрде. Чара шушы  темага багышланган видеоролик карау белән башланып китте, аннан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар аның буенча фикер алыштылар, хис-тойгыларын белдерделәр. Практик дәресләр дә үткәрелде. Энҗе Гыймадиева күрсәтмә ысуллар һәм мисаллар белән ата-аналарга балаларның бик нечкә күңелле булуын ассызыклады. Аларның агрессия яки тыңламау рәвешендәге гамәлләр белән бары тик күбрәк мәхәббәт таләп итүләрен аңлатты.

Әлеге чара тәрбиягә бала алган ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән очрашулар циклының беренчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International