Халыкның хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту һәм полиция хезмәткәрләренең абруен күтәрү, Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын формалаштыру максатыннан, 2021 елның 21 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә ел саен үткәрелә торган «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
Бу акциядә 35 укучы (6, 8, 10 сыйныфлар)-«Юнармия» бөтенроссия балалар - яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары катнашты.
Очрашу барышында төрле хезмәтләрнең эшчәнлеге һәм үзенчәлекләре, терроризм һәм экстремизмның йогынтысы турында мәгълүмат җиткерелде, бүлек буенча экскурсия үткәрелде, Укучыларга хезмәтләрнең тарихы турында сөйләделәр, уникаль экспонатлар күрсәтелде. Балалар ОМВД музее экспонатларын һем булеклерен кызыксынып карадылар, e аннары уку йортында Полиция хезметкерлере самбога каршы корешнеп херби алымнары, ОВД хезметкерлере карамагында булган корал һем махсус чаралар курсеттелер, аларнып тактик-техник характеристикалары сойледе.
Шулай ук эчке эшләр органнарында хезмәт итү үзенчәлекләре, социаль гарантияләр, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән социаль ярдәм чаралары, Эчке эшләр бүлегенә хезмәт итү кагыйдәләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга бүлекчәсенә керү кагыйдәләре җиткерелде, һәр укучыга керү тәртибе һәм өстенлекләре турында буклетлар таратылды.