Татарстанлыларны «Уңайлы мохит» дигән тоталь диктантта катнашырга чакыралар

27 ноябрь 2020 ел., җомга

   «Уңайлы мохит» Тоталь тесты социаль проектын чынга ашыру кысаларында 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, теләге булган һәркем өчен уңайлы мохит һәм инвалидлар белән аралашу күнекмәләрен оештыру темасына ирекле тест формасында Бөтенроссия иҗтимагый акциясе узачак.

Акция Россия Федерациясенең барлык субъектларында, Гомумроссия халык фронты ярдәмендә, дистанцион форматта узачак. Тест нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең инвалидлары һәм халыкның башка категорияләре өчен уңайлы шартлар тудыру чараларына җәлеп ителү дәрәҗәсе, шулай ук төбәк вәкилләренең уңайлы мохит оештыру мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсе буенча ил субъектлары рейтингы формалаштырылачак. Шулай ук РФ субъектларында объектларның һәм хезмәтләрнең үтемлелеген арттыру буенча чаралар оештырылачак.

Тестның максаты – инвалидларның булган проблемалары һәм ихтыяҗлары, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашу этикасы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү.

Максатчан аудитория – югары уку йортлары һәм мәктәп укучылары, кулланучылар базары, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, социаль инфраструктура объектлары, төбәк хакимият органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук шәһәрнең теләсә кайсы кешесе.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, проектта катнашучыларның барысы да «Инвалидлар белән аралашу күнекмәләре» курсын узу турында сертификатлар алачак.

Норматив базага, инвалидлык белән кешеләр белән аралашуның мораль-этик һәм психологик аспектларына, инвалидлыкның шәхси очракларына, инвалидлыгы булган кешеләр белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү үзенчәлекләренә, пространствоны оештыруга багышланган мәсьәләләр каралачак, шулай ук «Уңайлы мохит»Тоталь тестын үтү буенча киңәшләр биреләчәк.

Тестны Россиянең теләсә кайсы почмагыннан проектның рәсми битендә түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин:  http://edu.rirportal.ru/total-test/.

Катнашу өчен проектның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк http://edu.rirportal.ru/total-test/. Теркәлгәннәргә 2020 елның 3 декабренә кадәр код киләчәк, шул ук сайтта3 декабрь көнне тест узарга мөмкин.

Чараның трансляциясе «Уңайлы мохит»Тоталь тестының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Теркәлү инде башланды. Укучылар һәм студентлар тестны – 8.30, ә өлкәннәр 10.30 сәгатьтә узарга керешәчәкләр.

Катнашучыларны теркәү мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы зат – Наталья Беляева, тел.: (951) 542-35-57, e-mail: office@academia-ds.ru.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International