Татарстанның 33 муниципаль районында озак вакыт карау системасы кертелә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү дәвам итә.

Озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп юнәлешләрнең берсе – караучылар (сиделкалар) хезмәтен булдыру.

Проектны гамәлгә ашыру 2019 елның сентябрендә башланды. Узган ел республиканың 7 муниципаль берәмлегендә 195 кешегә хезмәт күрсәтелде.

2020 елда проектның географиясе киңәйтелде. Бүгенге көндә әлеге система буенча республиканың 33 муниципаль берәмлеге эшли, 580 гә якын татарстанлыга хезмәт күрсәтелә.

Бу юнәлеш буенча Татарстанда 2 дәүләтнеке булмаган оешма эшли, аларның штатында квалификацияле караучылар бар. Алар өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга тәүлегенә 6 сәгать, атнага 7 көн хезмәт күрсәтәләр. Бу вакыт эчендә караучы авыру кеше янәшәсендә була, аңа хезмәт күрсәтә.

Караучылар тарафыннан күрсәтелә торган төп хезмәтләр, беренче чиратта, социаль-көнкүреш хезмәте белән бәйле: азык әзерләү, җыештыру, санитар-гигиена процедуралары күрсәтү, чүп чыгару, азык-төлек сатып алу. Моннан тыш, караучылар социаль-психологик хезмәтләр дә күрсәтә: өлкән кешегә яки инвалидка ярдәм итә, аның белән аралаша.

Шулай ук кешенең сәламәтлеге торышын да контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Кешенең хәле начарайган очракта караучы өйгә табиб чакырта, табиб кушкан барлык медицина чараларын контрольдә тота һәм башкара.

«Караучы» хезмәте өлешчә өлкән кеше тарафыннан түләнә. Хезмәтнең бәясе, хезмәтләр күләменә карап, аена 31-32 мең сум тәшкил итә. Гражданнар өчен түләү аларның керемнәренә бәйле, уртача алганда, ул чыгымнарның гомуми бәясенең 12 % ын тәшкил итә – аена 3 тән 5 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, әйтик, Казанда мондый хезмәтнең базар бәясе сәгатенә 200 сум тирәсе тәшкил итә.

Караучылар хезмәтен булдыру проектын тормышка ашыру 30 % якын туганнарын өлкән яшьтәге кешеләрне караудан азат итәргә мөмкинлек бирде. Бу авыруларны караучы татарстанлыларга эшкә чыгу мөмкинлеге бирде.

Проектны тормышка ашыру вакытында хезмәт алучы кешеләр тарафыннан нинди дә булса шикаять яки шелтәләр килеп ирешмәде. Бу хезмәт күрсәтүчеләрнең үз бурычларын яхшы үти һәм килеп туган проблемаларны нәтиҗәле хәл итә дигән сүз. Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр караучы хезмәтен алучы гражданнарга барып, хезмәт күрсәтү сыйфатын даими рәвештә тикшереп торалар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International