Балык Бистәсе районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган, 1 нче .2 нче һәм 3 нче социаль участокларда яшәүче гаиләләргә ведомствоара килеп тикшерү оештырылды.
Ведомствоара комиссия составына Балык Бистәсе районы «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре , мәгариф бүлеге методисты һәм җәмәгать пунктлары эшчәнлеген тәэмин итү буенча секторның әйдәп баручы белгече керде
Рейд барышында Олы Кульга, Дон Урай, Трой Урай, Корноухово, Зюзино, Полянка, авыллары территориясендә яшәүче 16 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Белгечләр барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж оештырдылар һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерделәр.