Республика яшьләрен «Мөмкинлекләр канатлары» инклюзив проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

       Яшь татарстанлылар «Мөмкинлекләр канатлары» Бөтенроссия инклюзив проектында катнаша ала. Ул Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Проект ике өлештән тора: округ инклюзив платформа һәм белем бирү онлайн-программасы.

Инклюзив платформа 22-25 сентябрь көннәрендә Самара өлкәсендә узачак. Бу бер көнлек чара, аның максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, инклюзия өлкәсенә игътибар җәлеп итү. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган яшь кешеләр белән берлектә платформа эшендә шулай ук инвалид булмаган кешеләр – рус жест теле тәрҗемәчеләре, психологлар, реабилитологлар катнаша.

Инклюзив платформада инвалидлыгы булган яшь активистлар, инвалидлыгы булган һәм булмаган башка белгечләр катнаша ала. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Платформага теркәлү 20 сентябрьгә кадәр myrosmol.ru сайтында уза.

«Мөмкинлекләр канатлары» белем бирү онлайн-программасы 12-30 октябрьдә узачак. Теркәлүне myrosmol.ru сайтында 2020 елның 11 октябренә кадәр узарга мөмкин.

Моннан тыш, 12-30 октябрь көннәрендә грант конкурсы узачак, анда 18-30 яшьләрдәге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Гаризалар кабул итү 6 октябрьдә 23.59 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) туктый.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International