«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәмендә 35 ялгыз татарстанлы яңа өйле булды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

    2017 елдан башлап Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты тормышка ашырыла. Социаль проект кысаларында республиканың битараф булмаган кешеләре өлкән буын вәкилләрен үз канаты астына ала, ә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яңа гаиләгә ия була.

Инициатива теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре турында мөстәкыйль кайгырта алмаган өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә юнәлгән. Шул ук вакытта өлкәннәрне үз өйләренә алырга теләк белдерүчеләрнең барысы да әзерлек чаралары уза, ә өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә һәрвакыт социаль яклау органнарының күз уңында тора.

2020 елның 1 июненә Татарстанда өлкән кешене тәрбиягә алган 35 гаилә булдырылган. Алар республиканың 33 муниципаль районында яшиләр: Актаныш, Арча, Аксубай (2 гаилә), Апас, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Баулы, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй (2 гаилә), Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай һәм Ютазы районнарында.

Тәрбиягә 12 беренче төркем инвалид, 12 икенче төркем инвалид, 1 өченче төркем инвалид һәм 10 пенсионер алынган. Проект ярдәмендә кабат гаилә җылысы тойган өлкәннәр арасында 6 тыл хезмәтчәне дә бар.

Әгәр моңа кадәр проект сынау режимында гамәлгә ашырылган булса, хәзер ул даими рәвештә гамәлгә ашырылачак. «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын озынайту турында тиешле карар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International