Бүген район мәдәният йортында “Онытылмас халкым мирасы” дип исемләнгән гаҗәеп матур кичә узды. Фойеда кабактан пешерелгән ризыклардан күргәзмә оештырылса, сәхнәне бишек җырларыннан торган районкүләм бәйге бизәде. Дистәдән артык номинация билгеләнеп, катнашучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Ахырда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина теләкләре исә күңелләрдән күңелләргә күчте: “Илләребез тыныч булсын, йортларыбызда бишек җыры тынмасын!”