ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

3 фото
Корноухово мәдәният йортында “Күңелле яллар” дәвам итә. Бүген без Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан һәм дә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысларында балаларны янә үзебезгә “Дуслык күпере” дип исемләнгән чарага дәштек. Чара өчен әзерләнгән күргәзмәне аеруча да дикъкать белән күзәтте кунаклар. Башка халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли кием һәм ризыклары турындагы мәгълүматны сулыш та алмый тыңладылар. Гармун да шыгырдатып карадылар, агач кашыклардан көй дә чыгарып маташтылар, аякларына чабата элеп, тыпырдап биеп тә күрсәттеләр кечкенә дусларыбыз. Соңыннан һәркем, күңеленә ошаган атрибутны сайлап ( кемдер иңнәренә чулы шәл япты, кемдер баш очына түбәтәй элде, кемдер рус халык киемен киеп куйды) татар халкына хас булган милли орнаментларны бизәде. Бүгенге чара, бер милли бәйрәм төсмере алып, күтәренке рухта, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итеп, бер сулышта үтеп тә китте.
2022 елның 4 ноябре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International