Бүген район мәдәният йортында Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче солдатларның әниләре белән җылы очрашу узды. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы хәрби комиссары Ваһапов Фәрит Адиб улы Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче солдатларыбызның әниләренең сорауларына җавап бирде. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камилевна килгән кунакларыбызга игелек, шатлык һәм иң мөһиме – уллары белән тизрәк очрашуларын теләде.
2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе