Ел саен үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яңа укучыларны каршы ала, һәр бала өчен күңелле һәм әһәмиятле булган - Укучыларга багышлау бәйрәмен үткәрә. Быел да 1нче гимназиянең 1 А,И сыйныф укучылары өчен «Китапханә, китап, мин - тугры дуслар» дип исемләнгән китапханә буенча искиткеч экскурсия уздырдылар.