РФ «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» һәм Балык Бистәсе районының 95 еллыгы уңаеннан 3 ноябрьдә Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үз укучылары белән «Минем район-минем горурлыгым» дип аталган туган якны өйрәнү викторинасы үткәрделәр. Кунаклар Балык Бистәсе районы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар һәм туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар. Безнең районда туган танылган кешеләр турында сөйләделәр. Викторина кунакларга үз белемнәрен баетырга, кече Ватаны турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Соңыннан кунаклар «туган җирдә Яхшы яшәргә» күргәзмәсе белән таныштылар.
2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе