7 январьда Балык-Бистәсе районының Үзәк чыршысы янында “РАШТУА” бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә керәшен фольклор коллективлары чыгыш ясады. Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты «Нур», Кзыл Йолдыз урман хуҗалыгы клубы “Чулпы” халык фольклор ансамбльләре, Шеморбаш авылы мәдәният йорты “Ак каен” фольклор ансамбле, Алан Полян, Бирдебяк авыл клублары “Алан”, “Айбагыр” балалар фольклор коллективлары “Раштуада акча җыю”, “Нардуганда кич утыру” фольклор күренешләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җырлыр, биюләр, уеннар белән үрелеп барды.