12-13 гыйнвар көннәрендә «Татарстан бадминтон өметләре -2018» дип исемләнгән ярышта 2006 – 2007елгы , 2008 елда туган яшьрәк кызлар, малайлар безнең Балык бистәсе командасы да катнашты (13 спортсмен) . Монда 25 районнан 250 спортсмен катнашты. Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагогы Хәлилов Рәис җитәкчелегендәге команда да катнашты (Хәлилова Ризәлә,Сөләйманов Ранил -6 сыйныф ;Хәбибуллина Гүзәл , Рәхмәтуллин Инсаф - 5 сыйныф ; Хәлилова Адилә – 3 сыйныф – Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе укучылары ).2006 -2007елгы кызлар арасында парлы разрядта Хәлилова Ризәлә һәм Хәбибуллина Гүзәл 3 – урын, малайлар арасында Сөләйманов Ранил һәм Рәхмәтуллин Инсаф ,кызлар арасында Халилова Адилә ,Уфандеева Елена 5 нче урыннарны яуладылар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча да финалда парлы разрядта Хәбибуллина Гүзәл һәм Хәлилова Ризәлә 3нче урынны яуладылар. Җиңүчеләребез Мактау грамоталары , медальләр,сертификат белән бүләкләнделәр.