Студентлар белән очрашу
Балык Бистәсе муниципаль районы гомуми белем мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының студентлар белэн очрашу кичәләре булып узды.
Студентлар үзләренең мәктәптә уку елларын, яраткан фәннәрен искә алдылар, укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр, һөнәр сайлауда нәрсәнең мөһим булуы турында әйтеп үттеләр. Үзләренең институтка керу имтиханнарына ничек әзерләнүләре, уку йортлары, студентлар тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Барлык чакырылган кунаклар киләчәктә һөнәри белем алуда мәктәпнең роле бик мөһимлеген билгеләп үттеләр, укучы балаларга тырышып укырга кирәклеге турында киңәшлэрен бирделәр.
2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе