“Крепкая семья” партия проекты кысаларында 2019 елның 24 янаренда Күгәрчен авылы мәдәният йортында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында яңа гына оешкан “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә тамашачылар районыбыз талантлары Рәсимә Гарифуллина, Рузилә Хәбибуллина, Лилия Кәримуллина, Лилия Ризаева, Сергей Фалин чыгышларын бик яратып кабул итте. Район советы депутаты, хатын-кызлар советы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова районыбызда һәм республикадагы демографик ситуация белән таныштырып узды, шул темага районыбыз хатын-кызлары катнашында махсус әзерләнгән видеоролик тәкъдим ителде.
2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе