ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

5 фото
Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә «Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне» (2011 елга кадәр — Милиция көне) һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ менә шул вакытта Петр I Россиядә иҗтимагый тәртип саклау хезмәтен булдырган һәм аны «полиция» дип атаган, грекчадан тәрҗемә иткәндә «дәүләт белән идарә итү»дигәнне аңлата. Бу көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә 1 нче гимназия укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге тикшерү төркеме җитәкчесе Фәрзекаев Илназ Илсур улы белән очрашу әзерләнде. Ул профилактик әңгәмә – төрле мошенниклык гамәлләре, мошенникларның эш схемасы турында кисәтү үткәрде. Мошенниклардан үз-үзеңне яклау ысуллары, ничек эш итәргә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Чара тәрбияләнүчеләрдә хокукый культура формалаштыруга, балигъ булмаганнарны полиция эше белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
2025 елның 10 ноябре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International