Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 5 китапханәсендә «Татарча диктант 2025» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Акциядә китапханә хезмәткәрләре, китап сөюче дусларыбыз, Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, Балык Бистәсе районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Балык Бистәсе районы «Мөслимә»ләр иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты. «Татарча диктант”ның максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. Акцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.