9 декабрьдә Россия үзенчәлекле бәйрәм-Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Ул РФ Федераль законы белән билгеләнгән. Бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, күренекле эшләре, кылган гамәлләре илебез тарихына мәңгегә язылачак кешеләрне хөрмәтлиләр. Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучылары (укытучысы: Смолина Т. в.) белән «геройдан Ватанны сакларга өйрән!» чара үткәрелде.