Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт»XXV театр коллективлары конкурсы тәмамланды Конкурс Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрнең халык театрлары арасында үткәрелә. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, 25 ел элек Татарстан Республикасында халык театрлары фестивале барлыкка килгәнче 60 тан артык иде, ә хәзер аларның саны 140 тан артып китә. Гран-прига Балык Бистәсе районы халык театры ия булды. Аларның Гөлшат Зәйнашева пьесасы буенча куелган «Чиккн кулъяулык» спектакле бүген Камал театрының Шәрык залында күрсәтелде.
2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе