Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә 2019 елга йомгак ясалды, 2020 елга бурычлар кабул ителде. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “100 ел. 100 китап. 100 яхшы эш.”, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан “ Хәтер һәм дан елы” планнары расланды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методистлары истәлекле даталар буенча эш оештыру,китапханә сайтларын тутыру, төрле конкурсларда катнашу турында консультацияләр бирделәр. Соңыннан китапханә хезмәткәрләре Мәдәният бүлегенең һәм район үзәк китапханәсе администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук беренчел профсоюз оешмасының сайлау җыелышы уздырылды. Киңәшмәдә район Мәдәият бүлеге җитәкчесе Рашитова Р.Г. да катнашты.