Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Яз” вокал ансамбле һәм автоклуб бүген иҗат-моңннарын Шетнево-Тулуш авылы халкына җиткерү нияте белән юл тотты. Ул гына түгел район мәдәният йорты инициативасы белән уйлап табылган, төп ният – бу авылда яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белешеп, аларның күңел моңнарын ишетеп, аларга хәерле озын гомер теләп, кечкенә генә күчтәнәчләрен җиткерү иде. Ә иң мөхиме – өлкән буын тыл ветераннарының күзләрендә булган рәхмәт хисе иде. Күпме кирәк олы кешегә? Назлы караш, җылы сүз... Хөрмәтебезне җиткерик, изгелек кылырга бер-беребездән узышып яшик!
2020 елның 11 феврале, сишәмбе