Гомуми белем бирү оешмаларында парламент дәресе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин күрсәтмәсе нигезендә, 12 нче тапкыр районның гомуми белем бирү оешмаларында Парламент дәресләре үткәрелә. Быел «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасы кысаларында дәрес ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Парламент дәресендә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, ТР Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий М.Ф-ның ярдәмчеләре катнашты. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөнгатуллина Лилия Вакыйф кызы алып барды.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International