20 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре, аның директоры – Шәймиев Тимур Айрат улы, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Балык Бистәсе муниципаль районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
18 апрельда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Ямаш авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы, Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Суниев Габдулхәй Хафиз улын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Мәшгульлек дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм!
1991 елның 19 апрелендә Россия тарихында беренче Халыкны эш белән тәэмин итү турында закон кабул ителә. 30 ел эчендә Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре ярдәме белән 2,7 миллион кеше, шул исәптән 1,6 миллион яшүсмер эшкә урнаштырылган. Мәшгульлек үзәкләре юнәлеше буенча 176,7 мең татарстанлы яңа һөнәр алган яки квалификациясен күтәргән, 51 мең эшсез кеше үз эшен ачып, 10 мең өстәмә эш урыны булдырган.