Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Мәшгульлек дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм!
1991 елның 19 апрелендә Россия тарихында беренче Халыкны эш белән тәэмин итү турында закон кабул ителә. 30 ел эчендә Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре ярдәме белән 2,7 миллион кеше, шул исәптән 1,6 миллион яшүсмер эшкә урнаштырылган. Мәшгульлек үзәкләре юнәлеше буенча 176,7 мең татарстанлы яңа һөнәр алган яки квалификациясен күтәргән, 51 мең эшсез кеше үз эшен ачып, 10 мең өстәмә эш урыны булдырган.
Ел саен мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар буенча меңләгән татарстанлы мөрәҗәгать итә, аларның күбесе эш, яңа һөнәр яки эксперт консультацияләре ала. Бүген Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте дистанцион эш механизмнарын уңышлы куллана һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген арттыра, хезмәт базарының һәм заманның катлаулы таләпләренә оператив җавап бирә.
Берничә ел дәвамында бөтен ил буенча безнең республика эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсен күрсәтә. Быел Татарстан хезмәт базарында иң уңай хәл булган Россия Федерациясе субъектлары бишлегенә керде. Тармакның 860 тан артык белгеченең тырыш эше нәтиҗәсендә дәүләт мәшгульлек хезмәте социаль тотрыклылыкка зур өлеш кертә һәм Татарстанның икътисади иминлегенә ярдәм итә.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре! Юбилей елында сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Мәшгульлек дәүләт сәясәте бурычларын тормышка ашыруда уңышлар!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова