17 октябрьдә Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә Батырлык дәресе узды. Дәреснең максаты-укучыларны Ватанны саклаучы төрле буыннарның батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәкләре белән таныштыру, Россия сугышчылыгының аергыч сыйфатлары, махсус хәрби операция һәм Кораллы Көчләр хәрбиләренең батырлыгы сәбәпләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә булдыра алганча ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңниханов ярдәме белән Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган "Безнең заман "эшләүче яшьләр иҗатының X ачык республика телевизион фестивале уза.
Шәрәфиев Илназ Илгиз улы lllны "Безнең заман" X республика телевизион фестивалендә алды, шулай ук суперфиналга узды.
Уңышлар телибез!
Район мэдэният йортында, 12 нче октябрь көнне, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, район оешма җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән утырыш булып узды. Анда яшүсмерләрне тәрбияләү ысуллары, юл-транспорт кагыйдәләре, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
2022 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының туристлык слеты булып узды. Слетта «ТР Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге» МБУ, «ДОО(П)Ц» МБУ, «Спорт мәктәбе» МБУ, «хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе»МБУ һәм « мәдәният бүлеге»хезмәткәрләре катнашты.
Призлы урыннар алдылар:
Ир - атлар арасында 1 урынны Пигалев Роман Юрьевич, «ДОО(П)Ц» өстәмә белем бирү педагогы, 3 урынны Фатыйхов Айнур Фәнис улы «ДОО(П)Ц» өстәмә белем бирү педагогы алды. ә хатын-кызлар арасында 1 урынны «ДОО(П)Ц»МБУ методисты Хәлилова Гөлүсә Сабирҗан кызы алды, 3 урын Куприянова Ольга Николаевна, өстәмә белем бирү педагогы алды. Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф бүлеге «ДОО(П)Ц «МБУ белән берлектә 1нче урынны яулады.