Район мэдэният йортында, 12 нче октябрь көнне, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, район оешма җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән утырыш булып узды. Анда яшүсмерләрне тәрбияләү ысуллары, юл-транспорт кагыйдәләре, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.