"Игелек атналыгы" акциясе кысаларында мәгариф оешмаларында өмәләр узды. Шулай ук укучылар ветераннарга һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм иттеләр.
"Язгы игелек атнасы" кысаларында без Котлы Бөкәш гомум белем бирү мәктәбе педагог- организаторы Гатауллина Рузидә һәм балалар белән бергә Туган җирәреннән аерылып, еракларда – Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, Туган илнең иминлеген саклаучы Солдат егетләребез Айрат Гайнуллин һәм Толстов Николайның гаиләсендә булдык.
2023 елның 28 мартында агротехник техникум базасында Балык Бистәсе муниципаль районы «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Ф.Г. Әхмәтҗанова катнашында укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта профориентация эше, хокук бозуларны профилактикалау һәм җәйге ял мәсьәләләре каралды.
Кызыл Йолдыз лесхозы клубы «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, Ямаш авылы мәдәният йорты «Чишмә» үрнәк балалар фольклор коллективы, Олы Елга авылы мәдәният йортыннан Галиуллина Мәүлия Корбангали кызы «ЭТНОМИРИАДА» Халыкара Традицион мәдәният һәм халык иҗаты конкурс-фестивалендә катнашып дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар.
Рыбно-Слободский муниципальный район Респблики Татарстан
"Туберкулёз исемле бәла!"