Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе муниципаль районы
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Иванай авылы клубы җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләре белән очрашты. Хәлләрен сорашты, нинди сораулар борчуы турында белеште. Аралашу барышында барлыкка килгән сораулар Казаклар-Чаллысы авылы җирлеге башлыгына җиткерелде. Тиз арада, тынгысызлыклар туктап, егетләребез туган йортларына якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.
Бөтендөнья су көне уңаеннан Күгәрчен авылы мәдәният йортында югары сыйныф укучылары белән "Су - яшәү чыганагы" дип исемләнгән сөйләшү, әңгәмә алып барылды. Суның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде, үзара фикерләр алышынды. Әңгәмә ахырында су белән укучылар өчен кызыклы ысулларның берсе ярдәмендә эксперимент ясалды.
2023 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында халык мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә күренекле сәләтләрен күрсәтүче балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын тәрбияләү һәм үстерү, аларны республиканың этномәдәни мирасы кыйммәтләренә җәлеп итү максатларында район этномәдәни фестивале узды.
2023 елның 27 мартында Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы МБДОУ базасында Балык Бистәсе муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак ФГОСны гамәлгә ашыру»темасына семинар узды.