ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

   27 январьда Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык,чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган,аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез,алар батырлыгы һичкайчан онытылмас!

    27 январьда Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нурия Габдулла кызы, Урахча авылы жирлеге Башлыгы Гараев Федаиль Мәхмүт улы, Мельничный  Починок авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Рыжова Татьяна Фоминич кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International