Ленинград чолганышы өзелүнең 76 еллыгы

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 январьда Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык,чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган,аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез,алар батырлыгы һичкайчан онытылмас!

Ленинград блокадасы вакытында ике миллионнан артык кешенең гомере өзелә.
    Бу көннәрдән соң 75 ел вакыт узса да, сугыштагы  коточкыч хәлләрне Минниса апа бүген дә искә төшерә.

  Шушы көн уңаеннан, Шәйхетдинова Минниса Кыям кызын район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ахметзянова Фирдания Гомәр кызы котлады һәм  истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә  Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улы да кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International