26.03.2020
"Мәгариф бүлеге"
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларга өлкән яшьтәге ата-аналарына, туганнарына карата аеруча игътибарлы булырга чакырды. Төрле вирус авыруларын аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарында йөрүен киметү өчен, ведомство башлыгы республика халкын социаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә өндәде.
22 мартта Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Макарова Мария Александр кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
2020 елның 24 мартында «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина А.К., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Исмәгыйлев Р.Д., Пенсия Фонды җитәкчесе Валеева М.Г., Балык Бистәсе районы буенча Социаль иминият фондының төбәк бүлеге житәкчесе Сираева Н.Р., «Доверие - Ышаныч халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Ризаева А.Н. катнашында муниципаль район инвалидларның район һәм башлангыч оешмалары рәисләре белән киңәшмә узды.