Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 24 марты, сишәмбе

    22 мартта  Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Макарова Мария Александр кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Трой Урай авылы жирлеге Бащлыгы Сафин Рафаэль Хәсән  улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International