ЮИД командасы ( кул. А. с. Хаматвалеева) Балык Бистәсе муниципаль районы ЮХИДИ белән берлектә "Өлкән кешегә юл аша чыгарга ярдәм ит" акциясе үткәрде
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы
ГАУСО «КЦСОН «Доверие-Ышаныч» МТЗ и СЗ РТ в Рыбно-Слободском муниципальном районе»:
Сезне район мәдәният йортында 6 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә көтеп калабыз, керү ирекле!
Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кәеф автобусы" белән юл тоттылар.
Алар халыкка күтәренке кәеф һәм уңышлы көн теләп калдылар.
2022 елның 30 сентябрендә Балык Бистәсендә ГТО буенча җәйге фестивальнең II (зональ) этабы узды. Теләче, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары командалары көч сынашты. Җиңүче командабыз һәм судьялар составында Ямаш, Күгәрчен, Масловка, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш, Шумбут мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
Николай Тимофеевич Чичкин 1924 елның 15 декабрендә Масловка авылында туа. Сугыш башланганда аңа 18 яшь тә булмаган. 1942 елның августында ул фронтка китә. Мари ССРда хәрби частьтә укый. Аннары эшелоннарда аларны фронтка озаталар.Воронеж өлкәсен марш белән узалар. Иске Оскол шәһәрендә авырып, госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң янә фронтка китә. Николай Тимофеевич Харьков, Полтава, Курск янындагы сугышларда катнаша. Масловка урта мәктәбенең яшьармиячеләре ветеранны сонгы юлга озатыштылар.
Уку җыеннарының чираттагы сменасы тәмамланды. 5 көн дәвамында укучылар строй, медицина, тактик әзерлек нигезләрен, шулай ук РХБЗ нигезләре һәм Уставларны белү курсын узды. Махсус мондый җыеннар өчен Казанда «Патриот» армиягә чакырылуга кадәрге әзерлек үзәге базасында «Авангард» үзәге булдырылды
1 октябрьдә Бөтендөнья өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем зур тормыш кичергән һәм үз көчләрен туган илгә биргән кешеләргә аерым игътибар бирергә тырыша. Район яшь армиячеләре үз мәктәпләренең ветераннарын бәйрәм белән котладылар
2 нче номерлы филиал - Олы Елга «Авыл тарихы музее»